Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балалар уен мәйданчыгында җир убылган

Башта чокырга — бер бала, ә аны алганнан соң, шугалак тау төшеп киткән.

Кичә Кукмараның Тимер юл урамы 4нче йорт янында урнашкан балалар уен мәйданчыгында җир убылган. Башта чокырга — бер бала, ә аны алганнан соң, шугалак тау төшеп киткән. Бу хәл буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин белән сөйләштек.

Кукмарада балалар уен мәйданчыгында җир убылган

— Кичә төшке аш вакытлары узгач, Тимер юл урамындагы ишегалдында җир убылуы турында хәбәр килеп иреште. Шул вакытта ук әлеге урынга бардык, коммуналь хезмәтләр, йортның идарәче компаниясе вәкилләре чакырылды. Башта чокырга — 7 сыйныфта укучы бер малай, ә аны алгач, күпмедер вакыттан шугалак тау төшеп киткән. Без килгәндә, баланы алганнар, ә шугалак чокырда ята иде. Хәбәр итүләре буенча малайны медицина хезмәткәрләре караган, сәламәтлегенә зыян килмәгән. Территорияне лента белән әйләндереп алдык. Безнең фаразлар буенча бу кайсыдыр вакыттан калган пычрак сулар чокыры яки ясалма сулык (водоем) булырга тиеш. Ул якынча ике метрдан артык тирәнлектә. Эчендә бер торба күренә, канализациянеке дигән фикергә килдек. Чокыр кирпеч белән эчләнгән, өстенә плитә капланган, якынча 70 сантиметр калынлыкта туфрак салынган. Тора-бара бу плитәләрнең кулланылыш вакыты чыга, һәм алар җимерелә башлый. Шушы катлам өстенә балалар һәм хуҗалык мәйданчыклары куелган булган. Әмма аларны урнаштырганда беркем дә бу урында чокыр барлыгын белмәгән, чөнки ул күзгә күренеп тормый, люгы да юк. Әгәр чокыр турында хәбәрдар кеше булса, бу урынга мондый җайланмалар куелмас иде. Уен мәйданчыгы да күптән төзелгән, төгәл датасын беркем белми. Ә соңгы елларны анда палас кагу өчен җайланма урнаштырылган һәм 2015 елда шугалак тау куелган. Хәзерге вакытта чокырның төшеп киткән плитәсе урынына сайгак салынды, әйткәнемчә, территориясе лента белән әйләндереп алынды. Өстәмә тикшерү үткәреләчәк. Әгәр ул чокыр кирәкле түгел дип табылса, җир бераз кибеп, балчык алып булуга, аны күмдереп бетерәчәкбез. Мондый чокырлар ишегалларында ремонт барышында очрый, аларның кулланылышын да, кайчан ясалганнарын да белүче кеше юк. 

Кукмарада балалар уен мәйданчыгында җир убылган

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk