Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Арча районының мәктәп директорлары өчен стажировка уздырылды

Чара кысаларында мастер-класслар, эшлекле уеннар, мәгариф өлкәсендә мөмкин булган проблемалар турында фикер алышулар үткәрелде.

Бүген Кукмара 3нче урта мәктәбенә Арча районының мәктәп директорлары җыелды. Кукмаралылар алар өчен «Мәктәп директорының идарә эшчәнлегендә заманча кыенлыклар: тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары» дигән темага стажировка үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты Иван Смирнов катнашты.

«Без кунакчыл Кукмара җирендә җыелдык. Ике көн дәвамында биредә ике инновацион мәйданчык эшләячәк. Педагог һәм остаз елында Татарстан Мәгарифне үстерү институты республика мәктәпләренең меңләгән директорларын укытуны оештырды. Бу фикер республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланды. Бездә җитәкчеләр мәктәбенең “Нәтиҗәле идарә итү практикасы” программасы тормышка ашырыла. Бу программаның бер өлеше булып “мәктәптә мәктәп” стажировка мәйданчыкларының эше тора, анда инновацион мәктәп һәм инновацион җитәкче үзенең алдынгы тәҗрибәсен хезмәттәшләренә тапшыра», - дип билгеләп үтте Иван Смирнов.

Оештыручы мәктәп җитәкчеләре белем бирү оешмасын идарә итү, коллективның нәтиҗәле эше буенча актуаль темаларга чыгышлар ясый. Шулай ук мастер-класслар, эшлекле уеннар, мәгариф өлкәсендә мөмкин булган проблемалар турында фикер алышулар үткәрелә.

Иртәгә стажировка Әтнә һәм Теләче районнарының мәктәп директорлары өчен Манзарас урта мәктәбендә узачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев