Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Әниләр көненә багышланган концерт булды

Үзешчән артистлар, иҗат коллективлары бер-бер артлы сәхнәгә чыкты.

Район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни күзенә күз салыгыз» дип исемләнгән концерт булды.

Тамашачыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм башкалар мөрәҗәгать итте. Алар әниләргә балаларына карата риясыз ярату, хезмәтләрендә сабырлык, уңышлар теләделәр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Үзешчән артистлар, иҗат коллективлары бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Җыр, бию, шигырьләр - барысы да яраткан әниләргә багышланды. Яшь талантларның чыгышлары аеруча күңелләргә үтеп керерлек булды. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тиз генә тынмады.

Тантаналы чараның төп өлеше төрле номинацияләрдә район әниләрен хөрмәтләү булды: «Күп балалы әни», «Әби-әни», «Иҗади әни», шулай ук бу көнне «Ак калфак» җирле татар хатын-кызлары оешмасы активистларын бүләкләделәр.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев