Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада алиментлар түләмәүдә гаепләнүче 33 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр

Алиментлар буенча бурыч 560 мең сумнан артып киткән.

Кукмара районы прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган (балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү) җинаять кылуда гаепләнә.

Сорау алу версиясе буенча, гаепләнүче балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен ике айдан артык алимент түләмәгән. Гомуми бурычы 560 мең сумнан артып киткән. Ир элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул үз гаебен таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk