Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 72 яшьлек агайның акчасын урлаганнар

Ул Казан шәһәрендәге бүлмәсен арендага бирү турында белдерү урнаштыра

Район эчке эшләр бүлегенә Кукмарада яшәүчедән гариза керә: 72 яшьлек агай интернет-мошенниклардан зыян күргән.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир сайтларның берсенә үзенең Казан шәһәрендәге бүлмәсен арендага бирү турында белдерү урнаштыра. Берникадәр вакыттан соң аның кәрәзле телефонына таныш булмаган ир шалтыратып, күрше төбәктә яшәүче булуын, үзе эшләгән компаниядәге бер хезмәткәргә арендага фатир эзләүләрен хәбәр итә. Аренда шартлары, бәясе турында килешенгәннән соң,  бу адәм бүлмә хуҗасыннан банк картасы мәгълүматларын сорый һәм телефонга код күрсәтелгән хәбәр киләчәген, әлеге кодны, акча күчерү өчен, аңа әйтергә кирәклеген белдерә. Бүлмә хуҗасы ул кушканнарның барысын да эшли. Кодны алганнан соң, мошенник банк картасы хуҗасының шәхси кабинетында теркәлә һәм аның акчаларын үз телефон счетына күчерә.

Шулай итеп, кукмаралы үзенең 2700 сумыннан колак кага.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

фото: Рамиль Гали, "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk