Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада «2020 ел ачышы» билгеле

    Манзарас авылының яңа микрорайонында мәчет һәм чиркәү төзеләчәк.

    Кукмарада декабрь аенда ике тарихи вакыйга булды: яңа салыначак «Фатиха» мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылды һәм изге Иоасаф Чистопольский храмы төзеләчәк территория аруландырылды.

    Реклама

    Әлеге чараларда кукмаралылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән килгән кунаклар да катнашты. Халыкны изге эшләргә нигез салыну белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакай, Нырья авылының Космодемьян чиркәве настоятеле протоиерей Леонид Прокопьевлар котлады.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: