Кукмара уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларының X Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
Кукмара шәһәрнең Ворошилов һәм Ленин үзәк урамнарын ревитализацияләү проектын тәкъдим итте.
Кукмара уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча X Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсында җиңү яулады. Нәтиҗәләре Казанда узган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында билгеле булды.
Кукмара 76,5 миллион сум күләмендә грантны шәһәрнең үзәк Ворошилов һәм Ленин урамнарын (Чернышевский урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр) ревитализацияләү проектына юнәлдерәчәк. Аны ике архитектура бюросында эшләгәннәр — «M2M3» һәм «Периферия».
Ленин урамы — Кукмараның үзәге. Ул үсешен дәвам итә. Алдагы этапларда туризм һәм локаль эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә басым ясаган уңышлы төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырылды. Хәзер проектның өстенлеге — җирле халык өчен уңайлы мохит булдыру.
«Кукмара ансамбле» проекты мәдәни, мәгариф, спорт һәм сәүдә киңлекләрен берләштерүне күздә тота. Ул яңа «өченче урыннар», ягъни шәһәр халкына учреждениеләрдән тыш, очрашу, аралашу, уку һәм ял итү урыннары булдырачак.
Аерым алганда, китапханә артында локаль чыгышлар өчен урын булган, тыныч зоналы уку ишегалды барлыкка киләчәк. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданны да үзгәртәчәкләр: анда күргәзмә модульләр урнаштырылачак һәм очрашулар өчен пространство булдырачаклар. Ә «Зилант» спорт мәктәбе янында балалар һәм ата-аналар өчен ял итү зонасы эшләнәчәк.
Рендерны — ТР шәһәрләр үсеше институты, фотоны район администрациясе биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев