Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты

Чара «Галактика» балалар иҗат үзәгендә үтте.

Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәгендә узган очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков, районыбыз мәктәпләрендә хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче яшьармиячеләр, өлкән сыйныф укучылары һәм башкалар катнашты. 

Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты

Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәсим Баксиков Алексеевск районынан. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан танк училищесында белем ала. Рәсим Рәшит улы узган елның ноябреннән махсус хәрби опреация зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәттәшләре белән бергә каршы якның сигез хәрби техникасын юк иткәне өчен ул Россия Герое исеменә лаек була. 

Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты

Герой белән очрашу сорау-җавап форматында барды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев