Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара укучыларына бозда зыян күрүчеләрне коткару һәм ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәттеләр

Дәресләр Манзарас урта мәктәбе территориясендә үткәрелде.

Манзарас урта мәктәбе укучылары өчен бозда куркынычсызлык буенча күрсәтмә дәресләр оештырылды.

Дәресләр Кукмара районының Гражданнарны яклау идарәсе директоры Илназ Кәримов, укытучы Илшат Шәфигуллин, район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, ОСВОД җитәкчесе Артур Зәкиев катнашында үткәрелде.

Балаларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү һәм коткару ысулларын  күрсәттеләр: үпкәләрне ясалма вентиляцияләү, жгут ярдәмендә кан агуны туктату, җылыту. Моннан тыш, балаларга коткару хезмәтләренең - 112, 101, 103 телефон номерларын искә төшерделәр, шулай ук үзеңнең кайда икәнлегеңне билгеләү буенча инструктаж уздырдылар.

Белгечләр сүзләренә караганда, балаларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә торган дәресләр бик мөһим. Бу - кирәкле күнекмә, ул кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk