Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара Сабан туенда бәйрәмнең төп гүзәлен сайладылар

«Сабантуй гүзәле - 2021» бәйгесендә районның төрле авыл җирлекләреннән алты кыз катнашты.

Яшьләр арасында татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырылучы «Сабантуй гүзәле» конкурсы быел да традицион формада узды.

Анда районның төрле авыл җирлекләреннән килгән алты кыз: Иске Йорт авылыннан Эльвира Тохтарова, Манзарастан Илвира Степанова, Күкшелдән Дилә Сабитова, Олыяздан Айгөл Хәбибрахманова, Янилдән Айгөл Хисамиева, Яңа Сәрдектән Илүзә Садриева катнашты.

Конкурс визит карточкасы, чиләк-көянтәле дефиле, чигелгән сөлгеләр тәкъдим итү, иҗади номерлар, жюри сорауларына җавап бирү кебек биремнәрдән торды.

«Сабантуй гүзәле - 2021» титулына Яныл авылыннан 16 яшьлек Айгөл Хисамиева лаек булды. Булачак укытучы бүгенге көндә Казан педагогия көллиятендә белем ала.

«Конкурстан бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Чарага әзерлекне сессия белән бергә алып барырга туры килде, әмма тырышлыклар үз җимешен бирде. Барлык катнашучылар да талантлы, җиңүгә лаеклы иде. Бу вакыт эчендә без дуслашырга да өлгердек. Мин инде “Татар кызы” район конкурсында да катнаштым. Шуңа күрә мондый бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм бар иде. Конкурска гаиләбез белән әзерләндек. Әти-әни, апам, әби дә үз киңәшләрен бирде. Жюри алдында чиләк-көянтә белән узарга туры килгәндә аеруча борчылдым. Матур итеп йөреп булыр микән дип уйладым. Авыл җирендә яшәсәк тә, чишмәгә суга еш бармыйбыз шул. Чөнки өйләрдә барлык уңайлыклар да тудырылган», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җиңүче.

«Сабантуй гүзәле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» - дигән сорау биргән идем. «Минемчә, ул җаваплы булырга, үз халкының традицияләрен, мәдәниятен һәм тарихын саклап калу өчен тырышырга тиеш», - дип җавап бирде райондашыбыз.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk