Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан 21 яшьлек Зәлидә әти-әнисе күз алдында батып үлгән

Каенсар авылы халкы бүген дә елый, әлеге югалту тиз генә аларның хәтереннән юылмаячак әле.

Зәлидәнең үлеме бик күпләрне тетрәндерде... Якыннары, авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре, күз яшьләрен тыя алмыйча, сишәмбе көнне 21 яшьлек кызны соңгы юлга озатты. Каенсар авылы халкы бүген дә елый, әлеге югалту тиз генә аларның хәтереннән юылмаячак әле.

...Ул көнне Зәлидә әтисе Илдар, әнисе Фирүзә, сеңлесе Сөмбел һәм туганнан туган сеңлесе – 13 яшьлек Динә белән Мәмәшир авылы янындагы Нократ елгасына су коенырга бара. Аларның бүгенге көндә  нинди хәлдә булуларын күз алдына китереп, Зәлидәнең туганнарына, әти-әнисенә шалтыратып, әлеге коточкыч фаҗига турында сөйләшергә йөрәгем җитмәде. Шуңа күрә башка чыганаклардан ишеткәнне генә язам. Сөйләүләре буенча, берникадәр ял иткәннән соң, Динә белән Зәлидә елгага керәләр һәм бата башлыйлар. Зәлидә сеңлесен этеп җибәрә, ә үзе «Коткарыгыз», - дип кычкыра.  Әмма, ни кызганыч, әтисе дә, аның тавышын ишеткән егетләр дә кызга ярдәм итәргә өлгерми. Илдар Сибгатуллин: «Ун секундка җитешмәдем, мин йөзеп барганчы юкка чыкты», - дигән. Шулай итеп, әти-әнисенең күз алдында, аларны шашар дәрәҗәгә җиткереп, онытылмаслык  хәсрәт ясап, газиз балалары су төбенә китә.

Ул көнне биредә ял итүчеләр күп булган.

«Елганың бу тирәсе - бик матур урын. Шуңа күрә ял итәргә килүчеләр дә шактый. Әмма соңгы елларда ул тирәгә су коенырга баручылар бик күренми иде әле. Чөнки әлеге урында батучылар күп булды. Елгага юл безнең урам аша үтә. Их, быел тагын су коенырга төшә башладылар, ник баралар икән инде, дип, машиналар артыннан карап кала идем. Елганың бу өлешендә ком алалар иде, авылыбыз аша КамАЗлар аны шактый ташыды. Яр буеннан аз гына керүгә, ком алган өлештә 6-7 метрлы чокыр, чоңгыл  башлана, һәм ул үзенә суырып ала, диләр. Балакаем, ул кыз да шунда эләккәндер инде», -  ди Мәмәширдә яшәүче бер ханым.

Зәлидәнең гәүдәсен водолазлар ике көн эзләделәр. Аларның хезмәте кыйммәт булганлыктан, Сибгатуллиннар гаиләсенә  авыл халкы бердәм булып акча җыешкан.  Каенсар авылы халкы да Зәлидәнең гәүдәсен эзләү эшенә кушылган. Әлеге авылның ир-егетләре, резина көймә табып, Нократ елгасы буйлап даими йөзеп торган, һәм баткан урыннан 5-7 чакрым ераклыктан гәүдәне алар тапкан.

Зәлидәне чибәр, акыллы, уңган, елмаеп кына торучан, тыйнак кыз иде, дип искә алалар. Авылыбызның йөзек кашы иде бит ул, ди авылдашлары. Сөйләм теле бай булгач, авыл клубында үткән күп чараны алып барган, бик матур итеп биегән. Арча педагогика көллиятендә укыганда (ул аны кызыл дипломга тәмамлый) көллияттә һәм шулай ук безнең районда «Татар кызы» бәйгесендә дә катнаша. Спортны, аеруча чаңгы төрен  үз итә.  Мәктәптә һәм көллияттә укыганда ярышларда әйдәп баручы була. Читтән торып Алабугадагы педагогика университетына укырга керә. Зәлидә диплом алгач, ике ел элек  Биектаудагы «Тургай» балалар бакчасына эшкә урнаша. Тырыш, гади, эчкерсез кызны биредә дә һәркем үз итә, ярата. Берничә генә көн алдан сессиясен уңышлы тапшырып, җәйге ялга чыккан була. Әлеге фаҗига алдыннан кичтән туганнарының туенда да катнаша.  

Зәлидәнең әнисе Фирүзә ике ай эчендә өч якын кешесен мәңгелеккә югалтты. Әле ун көн чамасы элек әтисенең 51е иде. Әнисе Вәсилә, иренең ашы көнне авырып, район дәваханәсенә, аннан Казанга җибәрелә. Мәкерле авыру оныгы белән бер көнне аның да гомерен өзә.

Зәлидә белән әбисе Вәсилә апаны җирлисе көнне Каенсар авылында иртән иртүк ишеп яңгыр яуды. Табигать тә елый, диләр бит. Бу көнне табигать кенә түгел, мәрхүмәләрне соңгы юлга озатырга килгән һәркем күз яшен тыя алмады...

Әлеге гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз.

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз гомерлэрен куркыныч астына куеп, шул чонгылга чумган, 13 яшьлек Динэне коткарган егетлэргэ рэхмэт эйтэсем килэ. Алар житешмэгэн булса, тагын бер каберчек артыр иде бит! (Аларны Мэмэшир егетлэре дип белэм) Зэлидэне коткара алмаганнарына укенулэрен эйтеп бетереп булмый, лэкин СЕЗ чын герой, КЕШЕ гомерен саклап калдыгыз.

    erid: 2VtzqxWHLUk