Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны үзләре сайлый ала

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Кукмара районында яшәүчеләр 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны үзләре сайлый ала. 

Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Шулай ук район халкы «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин үз тавышын бирергә өлгерде инде. Хөрмәтле якташлар, район халкы, шәһәребез төзек, матур булсын өчен, сезнең тавышларыгыз кирәк!

Тавыш бирү өчен, сылтама буенча керергә, аска таба төшеп, «сделать выбор» дигән пунктны сайларга, алга таба теркәлү һәм сораштыру узарга кирәк. 

Җәмәгать урыннары арасында Ворошилов һәм Ленин урамнары, Хәтер паркы, Ленин бакчасы, Нурминкә елгасы яр буе (Октябрь тыкрыгыннан Гагарин урамына кадәр Яр буе урамы, 4нче чират), Яхин урамындагы ерганакны сайларга тәкъдим ителә. 

Шулай ук үз вариантыгызны да тәкъдим итәргә була.

Алга таба төзекләндерү өчен ишегалларын сайларга тәкъдим ителәчәк: Тинчурин урамы, 16 һәм 20, Ленин урамы, 54 һәм 56, Нур Баян урамы 1, 2, 4, 6, Мәктәп урамы 5, 6, 2нче йортлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk