Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче юбиляр РФ Президентының котлау открыткасын алды

Фоат Фәтхрахмановны район башлыгы исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы һәм районның хәрби комиссары котлады.

Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фоат Фәтхрахмановка 95 яшь тулды. 

Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар котлады. Алар Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

«Әниебез Марзия белән әтиебез дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әти һәрвакыт гадел, дөрес кеше булды. Һәм безне бу сыйфатларга өйрәтте. Бүгенге көндә ул безнең кайгыртучанлык һәм игътибарыбызны тоеп яши, киңәшләре белән ярдәм итә», - дип сөйли кызы Гөлсинә.

Ветеран үзе кунакларга бүләкләр һәм котлаулар өчен рәхмәтен белдерде.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Трудовая слава»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk