Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче, ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, 10 мең сумнан артык акчасын югалткан

Ир-атка, ялган банктан шалтыратып, мошенниклар аның исеменә кредит картасы рәсмиләштерергә җыенулары турында хәбәр итәләр.

Кукмара районында яшәүче бер кеше, ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, 10 мең сумнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.

«Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 36 яшьлек кукмаралы мөрәҗәгать итеп, билгесез кешеләр аның банк картасыннан акча урлавы турында җиткерде. Китерелгән матди зыян күләме 10 мең сумнан артып китә», - дип сөйләделәр полициядә.

3 июль көнне 13.00 сәгатьләр тирәсендә ир-атка билгесез кеше шалтырата һәм, аның мәгълүматларын атап, үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра. Шалтыратучы мошенниклар аның исеменә кредит картасы рәсмиләштерергә теләвен җиткерә. Моны булдырмас өчен, банк картасы номерын, аның гамәлдә булу вакытын һәм карта артындагы өч урынлы кодны хәбәр итәргә кирәклеген аңлата. Шуннан соң ир-атка код язылган СМС-хәбәр килә һәм банк картасыннан 10 420 сум күләмендә акча алына.

Бераздан иргә икенче абонент номерыннан шалтыраталар. Билгесез кеше шулай ук үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра һәм банк хезмәткәрләре арасында мошенникларны ачыкларга теләвен белдерә. Шуның белән бәйле рәвештә, аның акчалары вакытлыча башка банк счетына күчерелеп торачак һәм соңрак акчаларыгыз аңа кире кайтарылачак, дип белдерә.

Ир-ат, мошенникларның корбаны булуын аңлап, полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

фото: Илнар Төхбәтов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X