Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер кешене 55 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем итәчәкләр

Ул алты ай дәвамында балигъ булмаган балаларына акча түләүдән качкан.

Кукмара районында яшәүче бер кешене 55 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем итәчәкләр. Бу турыда Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

43 яшьлек ир ай саен ике баланы тәрбияләү өчен кеременең өчтән бер өлешен түләргә тиеш булган, әмма 2020 елның февраленнән июль аена кадәр әлеге эшне башкармаган. Бу вакыт эчендә аның бурычы 55 мең сумнан артып киткән.

Ир-ат элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул үз гаебен таныган.

Бу факт буенча гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Материаллар Кукмара район судына тикшерү өчен тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk