Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче балаларны бәйрәм белән котладылар

Бәйрәм бик күп бәләкәчләрне һәм, әлбәттә инде, әти-әни, әби-бабайларны үзенә җыйды.

Комсомол мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган «Бүген галәмгә балалар хуҗа» дигән бәйрәм программасы булып узды. Балалар әкият геройлары, мультфильм персонажлары белән күңел ачты. Ә талантлы яшь артистларның чыгышлары, уеннар һәм конкурслар чын бәйрәм мохите тудырды.

Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова ачты.

«Балаларны, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү өчен көчләрен һәм күңел җылысын кызганмаган барлык әниләрне, әтиләрне, әбиләрне һәм бабайларны бәйрәм белән котлыйм. Район җитәкчелеге сабыйларның балачагы бәхетле һәм кызыклы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт секцияләре, түгәрәкләр эшләү моңа ачык мисал. Балалар, сез бит безнең киләчәгебез», - диде ул.

Бу көнне Комсомол мәйданы тулысынча балаларга бирелде. Бәйрәм программасына иҗат күргәзмәсе, мастер-класслар, кызыклы уеннар, конкурслар, нәниләр йөгереше, викториналар кертелгән иде. Балалар грим салучы рәссамнарны аеруча ошатты. Алар исә кызларның һәм малайларның битләренә гаҗәеп матур рәсемнәр ясадылар. Кыскасы, балачак бәйрәме бик күңелле һәм уңышлы узды! Сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең бәхетле елмаюлары моның ачык дәлиле булды.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев