Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын шәхси йорт һәм сарайны юк иткән

Ут бүген Лубян авылында чыккан.

Кукмара районының Лубян авылында янгын чыгып, бакча йортын һәм сарайны юк иткән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.

Бүген, 9 июнь көнне, 14.11 сәгатьтә 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Лубян авылындагы аерым пост начальнигыннан Матросов урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Урында Матросов урамында йорт һәм сарай януы ачыклана. Утның 1 метр гына ераклыкта урнашкан күрше корылмаларга да таралу куркынычы була.

Янгын нәтиҗәсендә бакча йорты һәм сарай тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 73 квадрат метрны тәшкил итә. Зыян күрүче һәм һәлак булучылар юк.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

фото: 117нче янгын-коткару частеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk