Кукмара районында янәдән буран һәм көчле җил көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янәдән буран һәм көчле җил көтелә

Юлларда каты бозлавык барлыкка киләчәк.

1 февральдә район территориясендә кабат буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Көндез аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән кар, буран көтелә.

Моннан тыш, көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба секундына 9-14 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 18-23 метр тизлектә җил булачак. 

Төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура -2..-5˚.

Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев