Кукмара районында җәяүле буран һәм һава температурасы -24 градуска җитәр дип көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында җәяүле буран һәм һава температурасы -24 градуска җитәр дип көтелә

Юлларда бозлавык саклана.

20 гыйнварда Кукмара районында салкын һава торышы сакланачак. Бу турыда Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчер хезмәте хәбәр итә. 

Кукмара районы территориясендә болытлы һава торышы, кар яву, көндез җәяүле буран чыгуы көтелә.

Җилнең тизлеге 4-9 м/с. Төнлә һәм иртә белән термометр -20... -24, ә көндез -13...-17 градусны күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев