Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Яңа ел бәйрәмнәрендә ике янгын чыгу очрагы теркәлгән

Шулай ук коткаручылар юл-транспорт фаҗигасе булган урыннарга чыкканнар, фатирларында бикләнеп калучыларны «коткарганнар».

Кукмара районында Яңа ел бәйрәмнәрендә ике янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу турыда Кукмара янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хәев сөйләде.

«Ел башыннан ук ике янгын чыгу очрагы теркәлде. 4 гыйнварда көндезге сәгать өчләр тирәсендә Лубян авылының Нагорная урамында янгын чыгу турында хәбәр алынды. Янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп җиткәндә, мунча эченнән көчле төтен чыга, утның башка корылмаларга да таралу куркынычы бар иде. Янгын нәтиҗәсендә мунча түшәменең бераз өлеше кара күмергә әйләнде. 7 гыйнварда сәгать 17.22дә Чишмәбаш авылының Яшьләр урамындагы йортларның берсендә дә янгын чыкты. Безнең хезмәткәрләрне йорт хуҗалары каршы алып, өй эчендә кешеләр булмавын хәбәр итте. Торак йортның ике квадрат метр мәйданда түшәме янды. Шулай ук Яңа ел каникуллары чорында Кукмарада ишекләре бикләнеп калучыларны “коткарырга” һәм юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга да чыгарга туры килде», - диде Газинур Хәев.

Янгын-коткару частена шалтырату өчен стационар телефоннан - 01, ә кәрәзле телефоннан 101 номерын җыярга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk