Районда болытлы һава торышы булачак.
Иртәгә, 25 гыйнвар көнне Кукмара районы территориясендә болытлы һава торышы булачак. Бу турыда Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчер хезмәте хәбәр итә.
Томан төшүе, юеш кар явуы ихтимал. Җил көньяктан 6-11 м/с тизлектә исәчәк. Урыны белән 14 м/с җитүе бар.
Төнлә белән минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы-1...+2 градус булачак.
Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев