Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлану очрагы расланган

    Татарстан буенча барлыгы 31 яңа очрак ачыкланган.

    Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән. зарарлану очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 31 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ». 

    8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Аларның бер очрагы читтән кертелгән, калганнары контакт нәтиҗәсендә. 

    Казанда – 19, Саба районында - 3, Яр Чаллыда, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

    Татарстанда бөтен вакыт эчендә 5841 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4711 кеше терелгән. 

    Фото: «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: