Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында шәхси йортта чыккан янгында ике олы һәм биш баланы коткарганнар

Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк

Кукмара районында шәхси йортта чыккан янгында ике олы һәм биш баланы коткарганнар. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

4 март көнне 21.31 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Арбаш авылының Зеленая урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алып, торак йортта веранда януы турында сөйли. Аларның берсе янгын урынына барып,  йортның ишеген ачарга тели, әмма ул бикле була. Ир-ат тәрәзәгә шакылдата. Йорт хуҗасы ишекне ача.

Бу вакытта верандада көчле төтен һәм ике кресло, 3 квадрат метр мәйданда стена, түшәм ачык ут белән яна торган була.

Күршесе кар белән утны сүндерә һәм йорт эчендәгеләрне чыгара. Бу вакытта анда барлыгы җиде кеше була, шуларның бишесе – балигълык яшенә җитмәгән балалар.

Ут нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданда веранданың эчке ягы һәм андагы җиһазлар кара күмергә әйләнә. Сәламәтлекләренә зыян килүче юк.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.

фото:  Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X