Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында полиция мәчет тартмасыннан акча урлаган каракны тоткан

    Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара

    Кукмараның полиция хезмәткәрләре мәчеттән сәдака акчалары салынган тартманы урлаучының эзенә төшкән.

    Реклама

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 август төнендә билгесез зат, асылмалы бикне ватып, Мәчкәрә авылындагы мәчеткә үтеп керә һәм аннан хәер акчалары өчен куелган тартманы урлый. Карак, 30 яшьлек күрше авылы кешесе, полиция хезәмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ул акчаларны үз кирәк-ярагына тота, тартманы ташлый.

    Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү эшләре бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: