Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коткаручылар, урманда хәле бетеп егылып, чак кына өшеми калган ир-атка ярдәм иткәннәр

Коткаручылар ир-атны эзләре буенча таба һәм, җылытып, өенә алып кайтып куя.

Коткаручылар, урманда хәле бетеп егылып, чак кына өшеми калган ир-атка ярдәм иткәннәр. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 декабрь көнне 14.03 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына ир-ат шалтыратып ярдәм сорый. Ул Урта Комар авылына таба кайтырга чыга. 13:00 сәгатьләр тирәсендә тауга күтәрелә, ерактан гына үз авылын күрә, әмма хәле бетеп егыла һәм туңа башлый.

Ир-атны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 4нче зона-эзләү коткару хезмәте коткаручылары Салкын Чишмә һәм Урта Комар авыллары арасындагы урман массивында йоклый торган хәлдә табып алалар.

Зыян күрүчегә кайнар чәй эчертеп җылыталар. Шуннан соң, өенә алып кайтып куялар.

фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk