Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды

Татарстан буенча барлыгы 36 яңа очрак расланган.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның бер очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 36 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 13, Чаллыда – 5, Питрәч районында – 3, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат районнарында - икешәр, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш,Түбән Кама, Тукай районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 4929 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3767 кеше сәламәтләнгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев