Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 45 яңа очрак теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 45 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 10 кеше хастаханәгә салынган, калган 35 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Казанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы ачыкланган, Яр Чаллыда – 4, Югары Осланда – 3, Питрәчтә – 2, Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Кукмара, Норлат, Саба, Тукай районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8235 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7096 кеше терелгән.

фото: ИА "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk