Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ир-ат параплан белән төшкәндә егылып җәрәхәтләнгән

Спортчы Арпаяз авылы тирәсендә төшкән.

Кукмара районының Арпаяз авылы янында 51 яшьлек ир кеше параплан белән төшкән вакытта егылган. Вакыйга урынына районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге, оператив төркем, медицина хезмәткәрләре чыга.


"Бүген сәгать 10.35тә Пычак авыл җирлегенең Арпаяз авылы янында параплан егылды, дип хәбәр килде. Уңышсыз егылу нәтиҗәсендә 1969 елгы ир-ат зыян күрә. Ул район үзәк дәваханәсенә җибәрелде", - дип хәбәр иттеләр Кукмара районының 117 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә.
Кукмара газетасы редакциясе хәбәрчесе ачыклаганча, әлеге ир кешегә ярдәмне шаһитләр чакырткан. Зыян күргән ир-атның Пермь өлкәсендә яшәве билгеле. Хәзерге вакытта спортчы хастаханәдә. Аның сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk