Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 29 яңа очрак теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 7 кеше хастаханәгә салынган, калган 22 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 20 очрагы ачыкланган, Спас районында – 4, Норлатта – 3, Саба һәм Кукмара районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6367 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5207 кеше терелгән.

фото:  «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев