Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән барлыгы 120 кеше авырган

Пневмония белән авыручыларның саны 1500дән артык

Кукмара районында Covid-19 белән барлыгы 120 кеше (лабораториядә расланган) авырган. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәйзуллин сөйләде.

«Бүгенге көндә, төгәлрәк әйткәндә, февраль аенда, Россия буенча коронавирус инфекциясе белән (лабораториядә расланган) авыручылар саны 4 миллионнан артып китте, ә инде үлүчеләр саны, кызганычка каршы, 81 меңнән артык. Үзебезнең район буенча да авыручылар саны (расланганы) - 120 кеше. Шулар арасында коронавирус инфекциясеннән соң хроник авырулары катлауланып, начар тәмамланган очраклар да булды. Коронавирус инфекциясе еш кына пневмония белән катлаулана, шундый үпкә авыруларының саны 1500дән артык», - диде Илназ Фәйзуллин.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»; район үзәк дәваханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk