Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында булган юл фаҗигасендә зыян күрүчеләр бар

Ядегәр авылына кергәндә ике чит ил автомобиле бәрелешкән.

23 октябрьдә, сәгать 20.32дә Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте була. Бу турыда Кукмара районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Глонасс+112 системасы буенча Ядегәр авылына керү юлында зыян күрүчеләр белән (берсе кабинада кысылган) юл фаҗигасе булу турында хәбәр алынды”, - дип хәбәр иттеләр Кукмара районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегеннән.
Коткаручылар ике җиңел автомобиль: Део һәм Skoda бәрелешүен күрә. Део автомобиле шоферы кысылган була. Аны һәлакәт шахитләре автомобильдән чыгара һәм коткаручылар килгәнче ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә тапшыра. 
Бәхетсезлек очрагында ике кеше зыян күрә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре аларны район үзәк дәваханәсенә алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk