Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 63 яшьлек ир исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен хөкем ителгән

Суд аңа ике елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 150 сәгатьлек мәҗбүри эш башкару карарын чыгарган.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсенең Малмыж районы, Үрнәк авылында яшәүче 63 яшьлек кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә транспорт белән идарә итүе).

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2021 елның 2 октябрендә исерек хәлдә җиңел автомобиль белән идарә иткән. Кукмара районының Кәчимир авылында машина йөртүчене юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланган булуы медицина тикшерүе барышында ачыклана.

Хөкем ителүче элегрәк исерек килеш транспорт руле артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа ике елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 150 сәгатьлек мәҗбүри эш башкару карарын чыгарган.

Карар үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X