Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 26 яшьлек ир кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Ир судтан кача һәм федераль эзләнүгә игълан ителә.

Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапкан.

2021 елның 16 февралендә хөкем ителүче исерек килеш руль артына утыра, һәм Кукмара районының Лубян авылында аны юл-патруль хезмәте инспекторлары туктата. Документларын тикшергәндә шоферның элегрәк тә исерек килеш йөргән өчен ике тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыклана.

Алга таба ир судтан кача һәм федераль эзләнүгә игълан ителә. Соңрак аны тоткарлыйлар. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный.

Суд гаеплене гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү карары белән 9 айга ирегеннән һәм 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk