Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 23 яшьлек шофер кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Яшь кеше 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 230 сәгать мәҗбүри эшкә билгеләнгән.

Кукмарада кабат исерек килеш руль артына утырган 23 яшьлек ир хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

«Суд тарафыннан ачыкланганча, 2019 елның 12 гыйнварында исерек килеш ВАЗ-21121 автомобиле белән идарә иткән егет Кукмара районының Аш-Буҗи авылында юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан тоткарланган», - диделәр район прокуратурасында.
Моңа кадәр дә шофер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 230 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X