Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы кызы мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә

Узган ел август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды.

укмара районы кызы Динә Абдуллина мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә. 20 яшьлек Нормабаш авылы кызы, 2018 елда Байлангар урта мәктәбен тәмамлаган Динә Абдуллина Мәскәү дәүләт университетындагы биология факультетының 4нче курсында укый, дип яза «Татар-информ» МА.

Узган ел август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды. 2021 елда Динә «Татар кызы» Халыкара конкурсында Мәскәүдә чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Укудан тыш Мәскәүдәге татар җәмгыятендә елдан артык „кайныйм“. Мәскәү татар яшьләре Советында, МДУ татарлары якташлыгында торам, Татар милли үзәгендә еш булам. Татар мәдәнияте үзәгендәге „Идел“ ансамблендә җырлыйм. Курайда, гитарада, укулеледа уйныйм, синтезаторны үзләштерәм. Шигырьләр, җырлар язгалыйм. Теләүчеләр өчен университетта һәм онлайн режимда татар теле дәресләре алып барам», — дип сөйләде Динә.

фото: https://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X