Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров контракт нигезендә хезмәт итү турында сөйләде

Кукмара районыннан 300гә якын ир-егет килешү (контракт) буенча хезмәт уза.

Әле кайчан гына чакырылыш кампаниясе үз эшен башлап җибәреп, берсеннән-берсе яшь егетләр медицина тикшерүләре үтеп йөрде. Бүген инде шуларның 58е, билләренә каеш буып, Россия Үзәк федераль округындагы, шулай ук районыбыз шефлык итүче хәрби частьларда солдат хезмәте уза. Берничәсе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән. Килешү нигезендә хезмәт итүчеләр дә шактый. Бу хакта тулырак сөйләү өчен район хәрби комиссары Альберт Гомәровка мөрәҗәгать иттек.  

- Альберт Раифович, бүгенге көндә районнан килешү нигезендә хезмәт итүчеләр бармы? 

- 300гә якын. Килешү (контракт) буенча хезмәт итүче кукмаралыларның төгәл санын әйтеп булмый, чөнки күбесе комиссариатка килеп түгел, ә армиядә вакытта ук килешү төзи. Алар Калининградтан алып Курил утрауларына кадәрге частьларда хезмәт уза, Украина территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да бар. Вазыйфалары төрле. Билгеле булганча, контракт буенча хезмәткә кеше үз теләге белән китә, оборона министрлыгы белән беренче контрактны бер елга кадәр төзи ала. Хәзерге вакытта районнан өч ир-егет килешү төзергә җыена, аларның документлары әзерләнә. Тагын ике кеше килеп кызыксынды һәм үзләренең гаризаларын калдырды. 

Бүгенге көндә Татарстанда “Алга” һәм “Тимер” исемле батальоннарга хәрбиләр туплана. 

 - Контракт буенча хезмәт узучыларга түләү мәсьәләсе ничегрәк каралган?

 - Хезмәт хакы барлык хәрбиләрнеке дә бертөрле түгел. Ул кайсы гарнизонда һәм нинди вазыйфа биләү белән дә бәйле. Аннары кемгәдер - шәхси состав белән җитәкчелек иткәне, ә кемгәдер җитди мәгълүматлар белән эшләгәне һәм башкалар өчен өстәмәләр языла. Шулай ук Ерак Көнчыгышта – бер, ә Россия Үзәк федераль округында хезмәт хакы башка төрле булырга мөмкин, чөнки коэффициентлар төрле. 

Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турында әйтсәк, аларның эш хакы 150 мең сумнан башлана. Үзәк банкның рәсми курсы буенча тәүлегенә 53 доллар түләү карала, шулай ук өстәмәләр, премияләр дә бар. 

Контракт буенча Татарстан батальоннарында хәрби хезмәт үтүчеләргә 260 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү билгеләнә. 

 - Килешү нигезендә хезмәт узучыларга нинди өстенлекләр карала?

 - Иң элек килешү төзегәндә үк хәрбинең гомере һәм сәламәтлеге иминиятләштерелә. 

Контракт буенча хезмәт иткән чорда вакытлыча яшәү урыны яисә торак алып тору өчен акчалата компенсация бирелә. Хәрбинең хезмәте егерме елга тулса, ул үзе теләгән төбәктән торак белән тәэмин ителә. Шулай ук өч ел узганнан соң, ягъни хезмәт итү срогының тәмамлануын көтеп тормыйча, теләсә кайсы вакытта ипотека кредиты ярдәмендә торак алу мөмкинлеге дә бар. Килешү буенча хезмәт итүчеләрнең үзләренә һәм аларның балаларына уку йортларына кергәндә ташламалар ясала. Шулай ук хәрбигә һәм аның  гаиләсенә хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина хезмәте күрсәтелә, балалары чиратсыз бакча һәм мәктәпләргә кабул ителә. Пенсия белән тәэмин итү, гараж кооперативларына кергәндә, җир кишәрлекләре алганда да өстенлекләр бар. Болардан тыш, озак вакытлы ялны да үзең теләгән чорда рәсмиләштереп була. 

Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре, ташламалар турында тулырак Россия оборона министрлыгы һәм республика хәрби комиссариаты сайтларыннан укып танышырга мөмкин.

 - Кандидатларга таләпләр нинди?

 - Контракт буенча хезмәт итү өчен килешүне 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге, сәламәтлеге яхшы, хәрби дәрәҗәле (армиядә хезмәт иткәннәрнең), яшәү яисә уку, хезмәт урыныннан уңай характерланган, хөкем ителү-ителмәү турында белешмәсе булган һәр кеше төзи ала. Белемгә килгәндә, югары уку йортын гына түгел, көллият-техникум, шул исәптән мәктәпнең 11 сыйныфын тәмамлаганнардан да гаризалар кабул ителә. 

Шуны билгеләп үтим: җинаять кылганнар, җинаять эше кузгатылганнар, шулай ук табиб билгеләвеннән тыш наркотик һәм психотроп матдә кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар килешү төзи алмый. 
Контракт нигезендә хезмәт узарга теләге булганнарны хәрби комиссариатта көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84364) 2-61-32.
 


Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk