Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы халкын буран һәм юлларда кар көтләре булу турында кисәттеләр

Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Иртәгә, 27 февральдә, Кукмара районы территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә. Бу турыда районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.

Төнлә һәм иртә белән районда көчле кар явачак, көндез юеш кар явуы ихтимал. Шунлыктан юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә буран чыгуы ихтимал. Урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил исәчәк.

Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы -11... -14 градусны күрсәтәчәк, иртә беләнгә -6...-8 градуска күтәреләчәк. Көндез -4...-6 градус, көньякта 0...-3 градус фаразлана.

Фото: Марат Гыйләҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X