Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы халкы әкияти тамаша карады

Бәйрәм чаралары предприятие һәм оешмаларның Яңа ел костюмнары парады белән башланып китте.

Кыш бабайлар һәм Кар кызлары белән бергә төрле әкият персонажлары да кичә Кукмараның үзәк урамын бизәде. 

Әлеге кышкы тылсымчылар шәһәр халкы һәм кунакларда соклану хисләре уятты. Парадта Кукмара районының 90 еллыгы уңаеннан 90 Кыш бабай катнашты.

Бәйрәм персонажлары Ленин урамы буйлап узды. Кыш бабайлар колоннасы тантаналы рәвештә Комсомол мәйданында урнашкан төп чыршы янына юнәлде.

Әкияти парадны төрле яшьтәге йөзләгән тамашачы карарга килгән иде.

«Яңа ел кәефен саклап калган үгез» дигән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады.

«Без сезгә күрше районнан килдек. Бу чара турында интернет аша белдек. Тамаша бик күңелле һәм кызыклы үтә. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән!» - дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Саба районыннан Римма исемле кунак.

Бәйрәм шулай дәвам итте. Һәр тамашачыга күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк ителде.

Кукмара халкын һәм шәһәр кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев Яңа ел белән котлады.

Ә төнге күкне бәйрәм салюты бизәде.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X