Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы авылларының берсендә мунчада янгын чыккан

    Вакыйга турында хәбәр бүген иртән килеп ирешкән

    24 гыйнвар көнне 6.29 сәгатьтә 117 янгын сүндерү-коткару частена район эчке эшләр бүлегеннән Түбән Шәмәрдән авылының Совет урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунчаның чормасы яна торган була.

    “Янгын 15 квадрат метр мәйданны тәшкил итте. Нәтиҗәдә, мунчаның стенасы, түшәм һәм түбәсенә зыян килде”, - дип хәбәр иттеләр район янгын сүндерү-коткару частенда.

    фото: район янгын сүндерү-коткару частеннән алынды

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: