Кукмара районының Шепшеңәр авылы тарихы: 1716 елда биредә 26 кеше яшәгән
Икенче фаразга караганда, «Шепшеңәр» атамасы «шөпшә» сүзеннән чыккан. Имеш, элек авылда бик күп шөпшәләр булган, ди. Шуңа күрә аны шулай атаганнар.
Шепшеңәр — Татарстан Республикасы Кукмара районы составындагы сала. Ул Кукмара шәһәреннән 27 чакрым көньяктарак, Мишә елгасының югары агымы буенда урнашкан.
Авыл 1920 елга кадәр Казан губернасы, Мамадыш өязе, Петропавел волостена кергән. Аннан соң ТАССРның Мамадыш кантонына, 1930 елдан Тәкәнеш, 1932 елдан Кукмара, 1935 елдан тагын Тәкәнеш, 1963 елдан Саба, 1965 елдан кабат Кукмара районнары составында торган. Төрле бүленешләр шуның белән аңлатыла ки, Шепшеңәр саласы Кукмара, Саба, Тәкәнеш кебек район үзәкләренә чагыштырмача бер тирә якынлыкта торган, шуңа күрә җитәкче-түрәләр аны төрле елларда төрле районнар составына кертергә мәҗбүр булганнар.
Шепшеңәр атамасының килеп чыгышы хакында төрле фаразлар бар. Беренчесе, иң популяр булганы — әлеге атама русча «щепки» дигән сүздән алынган, имеш. Каяндыр билгесез кешеләр килеп, бу тирәдә өйләр салырга тотынганнар икән. Бурадан йортлар салганда, аның йомычкалары, Мишә елгасына төшеп, агып киткән. Завод Нырты авылы урыслары елга буйлап аккан йомычкаларны күреп: «Щепки, щепки», — дигәннәр, янәсе. Шуннан соң саланы «щепки» сүзенә охшатып, Шепшеңәр дип йөртә башлаганнар, ди.
Кыскача авыл тарихын язып калдырган Һәдия апа Дәүләтшина үзенең дәфтәрендә бу хәлне болай тасвирлаган: «Иң беренче итеп, Шепшеңәр сүзе каян чыкканын языйм әле. Бик күп еллар элек кара урман була бу урында. Татарларны чукындыру заманасында шушы урман эченә өч нәсел кешеләре яшеренгән була, болар: Бакый, Гобәй, һәм бер чирмеш (бу мөселман динендәге кеше була). Болар өй салганда, йомычкалары Завод-Нырты саласына агып төшә һәм, монда кешеләр булырга тиеш, дип, эзлиләр һәм табалар боларны. „Шипке“ дип сөйли урыслар, менә шуны татарчалаткач Шепшеңәр була, янәсе».
Икенче фаразга караганда, «Шепшеңәр» атамасы «шөпшә» сүзеннән чыккан. Имеш, элек авылда бик күп шөпшәләр булган, ди. Шуңа күрә аны шулай атаганнар.
Бу ике фаразга ышануы бик кыен һәм алар дөреслеккә дә туры килми, чөнки «щепки», «шөпшә» сүзләре шул рәвешле лексик яктан бозылып бетмәсләр иде. Борынгы бабаларыбыз беркайчан да авылларга ниндидер мәгънәсез, берни дә аңлатмый торган исемнәр кушмаганнар.
Безнең фикеребезчә, сала атамасы мари телендәге өч сүздән барлыкка килгән. «Шып» — «тыныч», «ший» — «көмеш», «эңер» — «елга», ягъни мари телендә «Шепшеңәр» атамасы «тыныч, көмеш елга» дигәнне аңлата. Әгәр Татарстандагы башка татар авылларының исемнәрен карасак, күбесе мари, удмурт яки чуваш телләренә бик җиңел тәрҗемә ителә. Кукмара районындагы күп кенә елгаларның атамаларын исә нәкъ менә марилар кушкан.
Шунысын да әйтергә кирәк: ниндидер конкрет торак пунктка атаманы үз халкы түгел, ә күрше авылларда яшәүчеләр биргән. Чөнки теге яки бу саланы күрсәтергә кирәк булганда, күрше авыл халкы шул торак пунктка үзләре уйлап чыгарып исем биргәннәр. Мәсәлән, салада берәр билгеле кеше яшәсә, аны шул кеше авылы дип йөртә башлаганнар. Мәсәлән, салада Дусай (Дусмөхәммәд) исемле берәр абруйлы кеше яшәгән икән, ул Дусай авылы дип йөртелә башлаган. Уразай (Уразмөхәммәд) исемле кеше яшәсә, Уразай авылы дип кушылган, әгәр дә, мәсәлән, Җанбулат яшәсә — Янбулат булган. Шулай ук табигать белән бәйле ниндидер билгеләр белән дә торак пункт исемнәре ясалган. Мәсәлән, авыл тирәсендә камыш бик күп үссә, авыл Камышлы булып киткән. Елга исеменнән алынган сала атамалары да байтак. Мәсәлән, Нормабаш — Норма елгасы башы, Сәрдекбаш — Сәрдек елгасы башы һәм башкалар.
Шуңа күрә Шепшеңәр атамасының елга исеменнән (марилар кушкан исем булса да) килеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Авылга бу атама елга атамасыннан күчкән. Борынгы карталарны карасак, сала яныннан ике елга аккан. Беренчесе, көнчыгыш (Ятмас-Дусай авылы) ягындагысы Зур Шепшеңәр елгасы, көнбатыш ягындагысы Кече Шепшеңәр елгасы дип аталган. Зур Шепшеңәр елгасы урманнан чыгып, хәзерге Карда бөясенә агып, аннары авыл кырые буйлап, Күкчә саласына таба юл тоткан. Кече Шепшеңәр елгасы (хәзерге Мишә елгасы башы) шулай ук урманнан чыгып, авыл зиратына таба агып, Зур Шепшеңәр елгасы белән тоташкан. Бу елгалар элек бик тирән булган, хәзер генә алар кечкенә инешләргә әйләнгәннәр. Елгаларның атамаларын элек бу җирләрдә яшәгән чирмешләр (марилар) кушкан. Шепшеңәр саласы барлыкка килгәнче үк инде елгаларның атамалары булган.
Авылга бу ике елга арасында нигез салынгач, әлбәттә, тирә-юньдә яшәүче күрше салалар халкы аны елга исеме белән атый башлаган, ягъни «Шепшеңәр елгасы буенда урнашкан авыл» дип, озын итеп түгел, кыскача «Шепшеңәр» дип кенә йөрткән. Шуңа күрә элекке галимнәр үзләренең хезмәтләрендә авылны «при речке Шепшенарка» («Шепшеңәр елгасы буенда») яки «при ключе Шепшенарка» («Шепшеңәр чишмәсе буенда») дип күрсәткәннәр.
Шулай итеп, сала марилар кушкан елга атамасын үзенә алырга мәҗбүр булган, чөнки Шепшеңәр елгасы буенда барлыкка килгән. Тик авылда бер мари да яшәмәгән, барысы да татарлар булган. Бу — борынгы документлар белән расланган факт. Бәлки, кайчандыр бу тирәләрдә марилар яшәгәннәрдер, әмма тора-бара алар бераз төньякка таба — Синәр (Синерь) елгасы буена китеп урнашканнар.
Шепшеңәр тарихын бабабыз Каим Газизов түбәндәгечә сөйли иде: «Безнең бабайлар сөйләвенчә, шушы тирәләргә Казан ягыннан килгәннәр дип тә әйтәләр. Агачларны кискәннәр, чәчәргә җир кирәк бит. Элек юан-юан чыршылар үскән монда. Монысы Чыршы юлы, әнә шуннан калган, хәзер басу инде. Олы юл басуы дибез, анысы Дусай авылына бара торган юл... Насыйр бабай чишмәсе булган. Башта өч кеше генә килеп урнашканнар, гел урман булган. Башта шушы тирәдәге авылларга барганнардыр инде. Арыш, арпа, солы чәчкәннәр күбрәк, бәрәңге утыртканнар, ясмыклар, борчаклар чәчкәннәр. Агач сука белән сукалаганнар, тырма ясаганнар, тырмалаганнар. Агач табаклар бар иде әүвәле».
«Татар энциклопедиясе»ндә Шепшеңәр саласына XVIII гасыр башында нигез салынган, дип язылган. Чынлыкта, авыл инде аңарчы ук нигезләнгән. Шепшеңәргә кагылышлы иң борынгы архив документы 1678 елга карый. Әлеге халык санын алу кенәгәсендә түбәндәге сүзләр язылган: «Деревня по ключу Шапшинар. Двор Ишмаметка Байкеева, у него дети Ищтеречко шти лет, Бегейко трех лет, платит полясака, денег девять алтын, четыре деньги, хлеба осмина ржи, овса тож, четверик ячмени» («Шепшеңәр чишмәсе янындагы авыл. Ишмәмәт Бәйкиев хуҗалыгы, аның уллары Иштирәк — алты яшендә, Бигәй — өч яшендә. Ярты ясак, 9 алтын акча, 4 акча, чирек арыш икмәге, шулай ук солы, чирек арпа түли»).
Димәк, шул елда салада бары тик бер генә хуҗалык булган һәм биредә Ишмәмәт (тулы исеме Ишмөхәммәд) Бәйки улы, аның хатыны (исеме язылмаган), уллары Иштирәк һәм Бигәй яшәгәннәр. Үзләре генә булганга күрә, аларның әле күптән түгел генә килгәннәре аңлашыла. Шулай итеп, әлеге документка таянып әйткәндә, Ишмәмәт Бәйки улы — Шепшеңәргә нигез салучы кеше (кызганычка каршы, аның нәсел дәвамчылары калмаган) һәм авыл 1678 елга кадәр барлыкка килгән булып чыга.
Шепшеңәргә кагылышлы 1710-1711 елгы Ландрат кенәгәсе, кызганычка каршы, ул сакланмаган. 1716 елгы ревизия документында ул Ландрат кенәгәсендә булган бераз мәгълүмат китерелгән: «Деревни Шапшинар, в ней татара, по переписи 1710 и 1711 годов написано семнатцеть дворов» («Шепшеңәр авылы, анда татарлар, 1710 һәм 1711 елгы халыкның санын исәпкә алу вакытында 17 хуҗалык дип язылган»). Биредә инде 17 гаилә яшәгән.
Кайбер әби-бабайлар, салага ХVI йөзнең икенче яртысында, ягъни регионда чукындыру сәясәте башлангач, кешеләр, Казан якларыннан качып, бирегә килеп утырган дип сөйлиләр. Бу фаразны кискен инкяр итеп булмаса да, алай дияргә безнең кулда дәлилләр һәм фактлар җитми.
1716 елгы документка күз салсак, Шепшеңәрдә 8 хуҗалык булып, барлыгы 26 кеше яшәгән. Ир-атлар — 14 кеше, хатын-кызлар — 12 кеше. Барысы да татарлар. 1710-1711 елгы халык санын алудан соң, 7 кеше (5 ир-ат һәм 2 хатын-кыз) вафат булган, бер ир-ат качкан, бер хатын-кыз, кияүгә чыгып, авылдан киткән. 1712 елда, ясак түли алмау сәбәпле, 9 хуҗалыктан 33 кеше (22 ир-ат һәм 11 хатын-кыз) качып китәргә мәҗбүр булган. Шул рәвешле, 1716 елда 9 йорт бушап калган. Ул заманнарда ясак күләме зур, чәчүлек җирләре аз булган, чөнки тирә-якта урман үскән, ә агачларны төпләп чәчүлекләр ясау тыелган. Качып китүчеләрнең күбесе ачлыктан үлгән.
1716 елда Шепшеңәрнең старостасы Уразмәт (Уразмөхәммәт) Теләүле улы, сотнигы Бикмәт (Бикмөхәммәд) Килмәк (Килмөхәммәд) улы булган.
ХVIII йөз башында Шепшеңәрдә яшәгән кайбер кешеләрнең исемнәре сәеррәк яңгырый, әлбәттә, әмма аларны документка урыс кешеләре ничек ишеткән — шулай теркәгән. Урыс түрәләре авыл халкыннан «Исемең ничек?» дип сораган вакытта, кайчак кешеләр үзләренең тулы исемнәрен түгел, ә кыскартылган исемнәрен, хәтта кушаматларын атаганнар. Шуңа күрә борынгы архив чыганакларда әллә нинди исемнәрне очратырга мөмкин. Тик шунысы хак: Шепшеңәрдә электән үк татарлар яшәгән, башка милләт кешеләре (мәсәлән, марилар) хакында бернинди мәгълүмат юк.
Шепшеңәр авылына нигез салынганнан соң, халык тыныч-имин яшәргә өметләнсә дә, киресенчә булган. Рус дәүләте мондагы һәр кешене ясаклы крестьяннар рәтенә кертеп, зур ясаклар түләтергә тотынган.
Аның күләме гаиләнең зурлыгына, күпме җиргә ия булуына караган, гаиләләр ишле, җирләре күбрәк булган саен, күбрәк түләргә мәҗбүр ителгәннәр. Ясакны акчалата, ашлык белән түләгәннәр. Игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнең, җир начар, ташлы булганга, хәлләре мактанырлык булмаган. Ясакны түли алмаучылар, әлбәттә, каты җәзага тартылган. 1712 елда, аны түләргә хәлләре булмаганга, 9 хуҗалыктан 33 кеше (22 ир-ат һәм 11 хатын-кыз) Шепшеңәрдән качып китәргә мәҗбүр булган. Бу — бик зур сан, ярты авыл дигән сүз. Аларның язмышлары мәгълүм түгел, башка ерактагы торак пунктларга килеп кушылганнармы, яңа берәр салага нигез салганнармы, ачлыктан үлеп беткәннәрме — бер Аллаһ кына белә.
1719 елда фәкать ир-атларның санын гына исәпкә алганнар. Ул вакытта хуҗалыкларның саны 11гә җиткән, аларда барлыгы 20 ир-ат яшәгән. Шепшеңәр халкы артканнан-арта барган һәм 1746 елда анда барлыгы 61 (документта, ни өчендер ике үлгән кешене дә кушып санаганга, 63 дип язылган) ир-ат яшәгән. Ләкин 1764 елда аларның саны 39га калган. Моның сәбәпләре төрле булган. Берничә гаилә, бәхет эзләп, 1749 елда хәзерге Оренбург өлкәсенә кергән Каргалы бистәсенә күченгән.
Мәсәлән, Бимәкәй Ношаев үзенең балалары Хәлил, Амән, Заһир һәм оныклары белән шунда күченеп киткән. Шулай ук Биктимер Игъмәмәт улы да шунда күченгән. Аблай Төткә улы гаиләсе хәзерге Башкортостан Республикасы, Кызыл Кама районы, Биктимер авылына күчеп киткән.
Шепшеңәрдә, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнеп көн күргәннәр. Мәгълүм булганча, Казан арты төбәгендә җир аз һәм бик уңдырышсыз булган, ә менә Уфа һәм Оренбург якларында башка җирләрдән күченеп килгән кешеләргә җир биргәннәр, шуңа күрә байтак кеше шунда юл тоткан.
Шулай ук яшь егетләрне һәрдаим рекрутлыкка, ягъни хәрби хезмәткә алганнар, шул сәбәпле дә халык саны кимегән. 1705 елда Россиядә регуляр патша армиясе оешкач, татарларны да хәрби хезмәткә алу гамәлгә кергән. Солдатлар өйләренә олыгайгач кына әйләнеп кайта алганнар, кайберәүләр сугышларда да ятып калган. Әлбәттә, солдат яраланса яки авырса, иртәрәк тә кайта алган. Кануннар нигезендә, авыл халкы солдатка китүче егеткә тиешле күләмдә кием, азык-төлек һәм акча җыеп бирергә тиеш булган.
Хәзерге көндә дә салада бу традиция сакланып калган: хәрби хезмәткә алынучы егетләр, авыл яшьләре белән гармун уйнап, җырлар җырлап, урам әйләнәләр һәм шул вакытта кем күпме булдыра ала — шуның кадәр аларга акча яки башка кирәк-яраклар бирә.
Халык саны төрле елларда төрлечә булган:
1710–1711 елларда — 17 хуҗалык.
1716 елда — 26 кеше: 14 ир-ат, 12 хатын-кыз.
1719 елда — 20 ир-ат, хатын-кызларның саны билгесез.
1746 елда — 61 ир-ат, хатын-кызларның саны билгесез.
1764 елда — 78 кеше: 39 ир-ат, 39 хатын-кыз.
1782 елда — 40 ир-ат, хатын-кызларның саны билгесез.
1834 елда — 223 кеше: 107 ир-ат, 116 хатын-кыз.
1858 елда — 268 кеше: 129 ир-ат, 139 хатын-кыз.
1859 елда — 276 кеше: 131 ир-ат, 145 хатын-кыз, 40 хуҗалык.
1866 елда — 268 кеше: 129 ир-ат, 139 хатын-кыз.
1872 елда — 271 кеше: 131 ир-ат, 140 хатын-кыз.
1887 елда — 340 кеше: 181 ир-ат, 159 хатын-кыз.
1897 елда — 392 кеше: 206 ир-ат, 186 хатын-кыз.
1908 елда — 443 кеше.
1920 елда — 362 кеше.
1926 елда — 420 кеше.
1949 елда — 330 кеше.
1958 елда — 337 кеше.
1970 елда — 365 кеше.
1979 елда — 307 кеше.
1989 елда — 224 кеше.
2002 елда — 183 кеше.
2010 елда — 147 кеше.
2017 елда — 133 кеше.
2022 елда — 80 кеше.
Диалектолог Наҗия Борһанова мәгълүматлары күрсәтүенчә, элекке заманнарда Шепшеңәр халкы Төркәш, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Хәсән, Ямбулат авыллары халкы белән июнь ахырында Арбаш җыенын бәйрәм иткән. Белгәнебезчә, җыеннар Идел буе Болгар дәүләте чорында ук формалашкан һәм төрки халыкларның аерым төркемнәренең нәсел бәйләнешләрен чагылдырган.
Элек авыл хәзерге шикелле зур булмаган. Борынгы карталардан күренгәнчә, ХХ гасыр башына кадәр Шепшеңәрдә бары тик бер генә урам булган. Аны халык телендә Түбән урам, рәсми рәвештә Мәктәп (Школьная) урамы дип йөртәләр. Башта ул урам хәзерге кибеткә кадәр генә барган. Тора-бара, йортлар салган саен, көньякка таба үсеп, хәзерге Бакыйлар нәселе зиратына кадәр җиткән. Шуңа күрә торак пункт тәмамланган урынга шул яңа зиратны ачканнар. Анда ниндидер Бакый нәселенә караган кешеләрне генә җирләгәннәр. Яңа зират шул нәсел кешеләренең җирләрендә урнашкан булгандыр, мөгаен.
Шунысы кызык: авылда беркайчан да Бакый исемле кеше яшәмәгән. Аның кем булуы, кайчан яшәгәнлеге бөтенләй аңлашылмый. Әгәр дә андый кеше биредә яшәсә, ул, һичшиксез, архив документларында күренер иде. Бәлки, ул кешенең ике исеме булгандыр. Әмма шунысы төгәл: әлеге кеше Үтән нәселенә караган, чөнки нәкъ менә шул нәсел кешеләре анда җирләнгән һәм җирләнә. Бакый нәселе дәвамчылары үзләренең бабаларының Тау ягыннан килгәнлеген сөйлиләр. Тау ягы дип Идел елгасының уңъяк яр буен атыйлар, аңа хәзерге Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш районнары, өлешчә Буа һәм Яшел Үзән районнары керә. Ләкин Үтән нәселе соңыннан килгән нәсел түгел, ул башка нәселләр белән бер үк вакытта Шепшеңәрдә төпләнгән, ягъни XVIII гасыр башыннан ук билгеле.
Зират кына авылның зураюын тоткарлап кала алмаган, кешеләр зиратның икенче ягына да йортлар сала башлаганнар, шул рәвешле, бу урам бик озынайган һәм хәзерге вакыттагы озынлыкка җиткән. Соңыннан, урамның һаман озынаюын хуп күрмичә, шул урамга параллель рәвештә тагын бер урам барлыкка килгән. Анысы — халык телендә Югары урам, рәсми исеме — Урман (Лесная) урамы. Тик бу урам тегесе кебек артык үсә алмаган, чөнки Бөек Ватан сугышыннан соң халыкның саны кискен кими башлаган.
Кукмара районы Шепшеңәр саласына XVIII йөзнең беренче яртысында гына нигез салынган, дигән караш яшәп килсә дә, архив чыганаклары нигезендә аның инде 1678 елда ук булуы исбатланды. Авылга Ишмәмәт Бәйки улы нигез салган, дип әйтә алабыз, чөнки биредә шул вакытта аның гаиләсе генә яшәгән. Тел ягыннан тикшерсәк, авыл атамасының килеп чыгышы марилар кушкан елга атамасыннан алынган икәнлеге күренә. Бу тирәләрдә элек мари кабиләләре яшәгән, тик бирегә татарлар килеп утыра башлагач, алар төньякка таба — Синәр (Синерь) елгасы буена күченеп киткән. XVIII-ХIХ йөзләрдә Шепшеңәр халкының саны стабиль рәвештә үскән диярлек, тик яшьләрне хәрби хезмәткә алу һәм миграция аркасында бу процесслар бераз тоткарланып барган.
Айдар Гайнетдинов, филология фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре
Фото» «Кукмор-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев