Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының оешма һәм учреждение коллективлары өмәгә чыкты

Районда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды.

Язгы җылы көннәр башлануга, хезмәт коллективлары, шәхси йорт хуҗалары өмәләргә чыга.

Беренчеләрдән булып өмәгә «Галактика» балалар иҗат үзәге, музыка һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыкты. Алар тимер юл янындагы тауны тәртипкә китерделәр. Берәүләр чүп җыйды, икенчеләре аны капчыкларга тутырды, өченчеләре җыю урынына ташыды.

«Ел саен язгы өмәләрдә актив катнашабыз. Безнең карамакта - “ТАССРның 100 еллыгы” паркы янындагы тау бите. Ир-егетләр чүп үләне кебек үсүче клен агачларын киссә, хатын-кызлар чүп-чар җыя, тырмалый. Безнең оешмаларның хезмәткәрләре берсе дә өмәдән читтә калмый, чөнки бар кеше дә чиста һәм матур районда яшәргә һәм эшләргә тели. Бердәмлек күрсәткән, тырышып эшләгән өчен коллективка зур рәхмәт», - дип үз фикерләре белән уртаклашты «Галактика» балалар иҗаты үзәге директоры Лира Усманова.

Белем йортларында оештырылган өмәләрдә дә кеше күп. Педагоглар һәм балалар мәктәп яны территориясен, шулай ук мәктәп читендәге участокларны тәртипкә китерә.

«Традиция буенча, һәр ел саен яз башында гимназия коллективы гомуми мәктәп өмәсенә чыга. Кулларына тырма-себерке тоткан балалар һәм педагоглар чүп-чар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыялар. Эш күп булса да, берничә сәгать эчендә территория күзгә күренеп үзгәрде: һәр җирдә тәртип урнашты. Хезмәткә, чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә безнең гимназиядә оештырылучы әлеге өмә – территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, ә тәрбия процессы да», - дип сөйләде Кукмара 1нче гимназиясенең педагог-психологы Гүзәл Яруллина.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»; Лира Усманова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев