Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Кәчимир авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Объект “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Кәчимир авылында сөенечле күркәм вакыйга булды — модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Заман таләпләренә туры китерелгән объект «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

Авыл халкының сөенечен район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, Кукмараның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев уртаклашты.

— Фельдшер-акушерлык пункты — авыл җирлекләрендә иң кирәкле социаль объектларның берсе, — дип билгеләп узды Азат Гарифуллин. — Без бу көнне шактый озак көттек. Кешеләргә үзенең тәмле телен, ягымлы йөзен кызганмаучы, һәркемнең гозерен тыңлап файдалы киңәшләрен бирүче фельдшер Мөнирә апаны да яңа бинада эшләтәсе килгән иде, лаеклы ялга киткәч тә, аңа кабат биредә хезмәт куярга Ходай насыйп итте. ФАПка заманча җиһазлар кайтарылган, уңайлыклар тудырылган. Әлеге бина күп еллар халыкка хезмәт күрсәтер дип ышанам.

Бүгенге көнгә кадәр районда 17 модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка баскан. Кәчимирдәге медпункт исә — унсигезенче.

Фельдшер Мөнирә ханым Әхмәтҗанова 1976 елда бу авылга килен булып төшә. Шуннан бирле халык сәламәтлеге сагында ул.

— Хезмәт юлымны авылдагы 1969 елда төзелгән медпунктта башлап җибәргән идем. 45 ел бер урында гына эшләдем, шуннан пенсиягә киттем. Мине алыштырган фельдшер Әминә декрет ялына киткәч, җитәкчелек янәдән эшләп торуымны сорады да, кабат монда килдем, — ди ул. — Авылда 373 кешегә хезмәт күрсәтәм, шуларның 88е — 18 яшькә кадәрге балалар, калганнары — өлкәннәр. Шөкер, демографик хәл начар түгел. Быел алты сабый дөньяга килде.

Авыл халкын күбрәк кан басымы, сөяк авырулары борчый. Бу арада балалар салкын тиеп күп авырый. Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире борган юк, тиешле ярдәмне күрсәтәбез. Августтан ярдәмче билгеләделәр. Ләйлә Шәрәфиева бик тырыш, компьютерны да яхшы белә, бергәләп эшлибез.

Мөнирә ханым салкын тимәсен өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иммун системасын ныгытырга, витаминнар эчәргә, чаңгыда йөрергә, бассейнда йөзәргә, саф һавада йөрергә кирәклеген искәртте.

— Яңа медпунктка куанып бетәрлек түгел, шундый якты, җылы, авылга кергәндә үк балкып күренеп тора, — ди Кәчимирдә яшәүче Фәния ханым Хисмәтуллина— Фельдшер Мөнирәбез бик акыллы, яхшы күңелле. Ярдәмчесе Ләйлә дә ягымлы.Әзрәк төчкерү-йөткерү булдымы, тизрәк алар янына барабыз. Исән-сау булыйк барыбыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев