Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы: «Сине өйдә көтүләрен белү ышаныч һәм өмет уята»
Хәрби үзенең ике атналык ялын якыннары белән үткәргән.
Районыбызның бер авылында яшәүче Айнурга (хәрбиләрнең үтенече белән барлык исемнәр дә үзгәртелде, – авт.) - 39 яшь. Ул махсус хәрби операциягә 29 сентябрьдә алына.
«Повестка килгәнче, Казанда эшли идем. Армиядә хезмәт иткән кеше буларак, әлеге хәбәрне уңай кабул иттем, икеләнү, бармый калу өчен ниндидер хәйләле юллар эзләү башыма бөтенләй кермәде. Гаиләмнән аерылу бик җиңелләрдән булмады, билгеле. Әмма мин аларга чын ир-егетнең Ватанын сакларга, бернинди авырлыклар алдында да югалып калырга тиеш түгел икәнлеген төшендерә алдым дип беләм. Казанда махсус өйрәнүләр узганнан соң, төрле роталарга бүлделәр. Бүгенге көндә без урман эчендәге блиндажда яшибез. Баштарак ашарга учак ягып әзерли идек, аннары кулдан махсус мич ясадык та хәзер шунда пешерәбез. Ризыкларыбыз өйдәге шикелле үк тәмле килеп чыкмаса да, талымлап торган юк, иң мөһиме - тамак туклыгы. Без, 100гә якын ир-егет, барыбыз бер гаилә шикелле анда. Минем белән бергә кукмаралылар да бар. Нинди генә кыенлыклар чыкса да, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтәбез, кечкенә генә кисәк икмәкне дә бүлешеп ашыйбыз. Райондашларның нык терәген сизәбез, гуманитар ярдәм дә алдык», - ди ул.
Айнурлар яши торган урын оборона булып исәпләнә икән.
«Беренче көннәрдә шартлау, ату тавышларына колаклар томалана иде. Атна-ун көннән ияләнәсең үзе. Кәрәзле телефон аша атнага бер-ике тапкыр гаиләм белән элемтәгә чыгып, үземнең исән-сау икәнлегемне әйтәм. Сине өйдә көтүчеләр булуы күңелгә җылылык бирә, өмет һәм ышаныч уята. Вакытлыча ялга кайтучыларның исемлеген алдан төзеделәр. Һәрберебез, шул исәптән мин дә исем-фамилиям булсын иде дип теләдек һәм көттек. Үземнең тиздән өйгә кайтачагымны белгәч, көннәрнең, сәгатьләрнең ничек узганын хәтерләмим дә. Күзне йомган саен гаиләм, хатыным һәм балаларым белән очрашу күз алдына килә иде. Шөкер, исән-имин ялга кайттым, якыннарым, авылдашлар һәм дусларым белән күрештем. Шушы яшемә җитеп, әлеге ике атна ял - минем өчен иң кадерле, иң рәхәт вакытлар. Алла боерса, җиңү безнең якта булыр, аның өчен барысын да эшләячәкбез!» - ди якташыбыз.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев