Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Кыш Бабай резиденциясе эшли башлады

2-7 гыйнварда район халкы һәм кунаклары Кыш бабай һәм Кар Кызы белән аралаша алачак.

Бүген «Киндер-күл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшли башлады. Килгән кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде. Ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.

В Кукморском районе заработала резиденция Деда Мороза

«Кыш бабай резиденциясен ачу – Яңа елның беренче көннәрендә үткәрелә торган  күркәм традициягә әверелә. Шунысы куанычлы, аңа елдан-ел күбрәк балалар килә. Быел да балалар, өлкәннәр тылсымлы атмосферадан көч һәм энергия алырлар дип өметләнәм», - диде район башлыгы.

Әкияти персонажлар балаларга моңсуланырга ирек бирмәделәр, алар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар. Чара барышында имбир прәннекләрне бизәү буенча мастер-класслар, шулай ук музыкаль чыгышлар оештырылды.

В Кукморском районе заработала резиденция Деда Мороза


Кунаклар һәм район халкы кар машиналарында, пониларда йөри, кайнар чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйландылар. 

В Кукморском районе заработала резиденция Деда Мороза

Кыш Бабай биләмәләрендә тылсымлы һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: бизәлгән чыршы, камин, бәйрәм бизәкләре һәм төсле гирляндалар.

В Кукморском районе заработала резиденция Деда Мороза

Кышкы тылсымчы балаларны сюрпризсыз җибәрмәде. Шигырь сөйләргә генә кирәк иде.

В Кукморском районе заработала резиденция Деда Мороза

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев