Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ир-ат алимент бурычы өчен гаепле дип табылган

Алимент буенча гомуми бурыч 690 мең сумнан артыкны тәшкил итә.

Кукмара районы прокуратурасы 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларын карау өчен җитди сәбәпләрсез акча түләмәүдә гаепләнә.

2021 елның июненнән ул балигъ булмаган өч баласын карау өчен ай саен хезмәт хакының 1/4 өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була.

Шуңа да карамастан, алимент түләү бурычын үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган гаепләнүче балаларга матди ярдәм күрсәтмәгән. Алимент буенча гомуми бурыч 690 мең сумнан артыкны тәшкил итә.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды. Суд аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калып, 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев