Кукмара районында яшәүче, хат алам дип, мошенникларга 100 мең сум акча күчергән
Әлеге хатын-кыз телефонына килгән кодны әйткән.
Яшь кенә бер райондашыбыз мошенникларга 100 мең сум акча күчергән. Без аның белән район Эчке эшләр бүлегендә очраштык.
«Гариза язарга килдем. Акчаларым табылырмы инде, юкмы, белмим. Кәрәзле телефонның ватсап мессенджерыннан шалтырату булды. Беркайчан таныш түгел номерларга җавап бирми идем дә бит, бу юлы ничек телефон трубкасын алганымны һәм аралаша башлаганны бөтенләй хәтерләмим. Элемтәнең икенче очындагы кеше үзен «Россия почтасы» хезмәткәре дип таныштырды. „Сезгә "Хезмәт инспекциясе"ннән заказлы хат бар, кодны әйтерсез әле“, — диде. Мин исә ул саннарны җиткердем», — ди ул, күз яшьләрен чак-чак тыеп.
Бераздан зыян күрүчегә: «Сезнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка үтеп кергәннәр, „Кайнар линия“гә шалтырата аласыз», — дигән хәбәр килә. Райондашыбыз күрсәтелгән телефон номерын җыя һәм үзенең гозерен аңлата.
«„Кодны үзегез әйткәнсез, шуның өчен полициягә барудан файда булмаячак. Проблеманы хәл итү өчен мин сезне Үзәк банк белән тоташтыра алам“, — диде Дәүләт хезмәтләре порталы белгече. Ризалык бирдем. Кабат таныш түгел кешеләр элемтәгә чыкты. Аларның сүзләре буенча, аралашуны башка кеше белергә тиеш түгел иде. Минем счеттан ниндидер банкка 100 мең сум күчерелү турындагы документ җибәрделәр. „Башка затлар тарафыннан алынган акчаларны легальләштерергә кирәк. Моның өчен 100 мең сум акчаны безгә җибәреп торыгыз, шуннан соң бар да тәртип булачак“, — дип әйттеләр. Ышандым. Әлеге сумманы туганымнан алдым, ни өчен икәнен әйтмәдем. Яңа танышлар әйткән счетка акчаларны салдым. Бераздан карасам, телефонга килгән СМСларның берсе дә калмаган, бөтенесен юкка чыгарганнар. Шуннан соң гына мин үземнең ялган юл белән акча эшләүчеләр тозагына эләгүемне аңладым», — диде яшь кыз.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев