Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары ил президентын сайлауда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты

Билгеле булганча, 2023 елның 9 июлендә Үзбәкстан Республикасында президент сайлаулары үткәреләчәк.

2023 елның 9 июлендә Үзбәкстан Республикасында президент сайлаулары үткәреләчәк. Шул уңайдан Татарстанда да республикабызда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына үз илләренең Президенты вазифасына үзләре теләгән кандидатлар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Әлеге мөһим чарадан Кукмара районында яшәүче үзбәкләр дә читтә калмады. Алар өчен район мәдәният йортында сайлау участогы төзелде һәм алар бүген Президент сайлауларында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 28 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

— Татарстан буенча өч күчмә комиссия оештырылган, алар вакытыннан алда тавыш бирүне тәэмин итәләр. Шулай итеп, гражданнарыбызның ил президентын сайлауда тавыш бирергә мөмкинлекләре бар,- диде Азизбек Разаков.

Фәзиләт Ходайбиргәнова Үзбәкстанның Хорезм өлкәсеннән кайткан, тавыш бирергә тормыш иптәше белән килгән.
— Кукмарага күчеп кайтканыбызга бер ай чамасы, — ди ул.- Янсыбы авылында яшибез. Ирем йон тетүдә эшли, үзем тортлар пешерәм. Өч балабыз бар. Иремнең апасы Кукмарада 15 еллап яши инде. Безгә дә монда яшәве бик ошый.

Тавыш бирүдә катнашкан Алетдин Турсунбаев та фикерләре белән уртаклашты. 
— Бүген — тарихи вакыйга, шуңа да бик теләп тавыш бирергә килдем. Кукмарада әти белән ике ел яшибез. Фирганәдән кайттык. Мондагы табигатьне бик ошатам. Татарлар, удмуртлар белән аралашып, тату яшибез,- диде Алетдин. 

Алдан тавыш бирү тыныч, саклык чараларының үтәлүе шартларында узды. Үзбәкстан Президентын сайлауда алдан тавыш бирүдә Кукмара районында яшәүче 40лап Үзбәкстан гражданы катнашты.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев