Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче инвестицияләр белән акча эшләргә теләп, мошенниклар корбаны булган

Олы яшьтәге ир-ат интернетта инвестиция компаниясенең рекламасын күреп, шуның сылтамасына баса.

«Өйдән чыкмыйча акча эшләү», «Түләүле сораштырулар», «Инвестицияләр белән һәм инвестицияләрсез пассив керем»... Алтын таулар вәгъдә итә торган мондый рекламалар интернет киңлекләрендә даими очрап тора. Кукмара районында яшәүче 78 яшьлек ир-ат та инвестицияләр кертеп, тиз генә акча эшләү турындагы кызыклы тәкъдимне күреп ала һәм, үзе дә сизмәстән, мошенниклар тозагына каба.

«Бу хәл 16 февральдә булды. Интернетта инвестиция компаниясенең рекламасын күрдем. Сылтама аша үтеп, үз мәгълүматларымны керттем. Берникадәр вакыттан соң миңа Михаил исемле бер ир шалтыратты. Аның җитәкчелегендә мин телефонга мессенджер урнаштырдым һәм минем белән Дмитрий Брагин исемле «куратор» элемтәгә керде», — дип сөйләде зыян күрүче.

Әлеге ир-ат райондашыбызга акча эшдәү принцибын аңлата һәм моның өчен башта үз акчаларыңны кертергә кирәклеген әйтә. Райондашыбыз алдаганнарын аңламый һәм кыска вакыт эчендә ялган брокерларның төрле счетларына 10 мең сум акча күчерә.

Улы, кич белән эштән кайткач, әтисенә әлеге «компания» вәкилләре белән аралашуны туктатырга һәм акча күчермәскә куша. Ә килене салган акчаларны кире кайтарырга теләп, мессенджер аша шул ук «куратор» Брагин белән элемтәгә керә. Ул исә керткән сумманы кайтарыр өчен тагын акча салырга кирәклеген әйтә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз кредит рәсмиләштерә һәм аферистларга 200 мең сум акча күчерә.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчеләр үзләрен алдаганнарын аңлыйлар һәм полициягә мөрәҗәгать итәләр.

«Мошенниклар турында гел ишетеп торабыз. Көн саен телефоныма таныш булмаган номерлардан шалтыраталар, мин аларга җавап бирмим. Ләкин ул көнне мине җен бутаган кебек булды», — ди өлкән яшьтәге ир-ат.

Рамил Нургалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:

Без кешеләрне мошенниклар турында гел кисәтеп торабыз, әмма барыбер гражданнар алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең тозагына, хәйләсенә эләгә. Бу елда гына да зыян суммасы 9 миллион сумнан артып китте. Район халкы акчаларына игътибарлы булсын, һәр мәгълүматны җентекләп тикшерсен иде. Шулай ук дежур частька, участок инспекторына шалтыратырга мөмкин.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев