Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кукмара районында җиңел машина юлдан очып чыккан.
Авария бүген, 11 июльдә, 9.35 сәгатьтә Кукмара районының «Балтач - Шәмәрдән - Вахит - Янил» автомобиль юлының 1 чакрым + 950 метрында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Киа РИА автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый һәм идарәне югалтып, юл читенә очып чыга.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир зыян күрә, аларны ашыгыч рәвештә Кукмара үзәк дәваханәсенә алып китәләр.


Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев