Кукмара районында боз өстендә балык тотарга яратучылар белән инструктажлар үткәрелде
Билгеле булганча, кеше авырлыгына түзә алырлык куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә - 7 сантиметрдан артык, ә елгаларда 12 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Аңламассың бу балыкчыларны: әллә шулкадәр батыр йөрәкле, әллә үз-үзләренә бик нык ышанган инде алар.
Яңа гына кыш аена кердек, югыйсә, һава температурасының көндез -10 градустан артканы да юк, ә болар инде боз өстендә кайнаша. Беркөнне халык телендә «Сазтамак күле» дип йөртелүче сулыкта балык тотучылар янында булып кайттык. Син чакыра дип, яр буена йөгереп чыкмый алар, уйларына чумып, бәке тирәсендә рәхәтләнеп балык чиертеп утыра бирә. Шуның өчен дә яннарына үзең барасы. Бозга аяк белән баскан саен, менә-менә ярылып китәр кебек, шыгыр-шыгыр килә, урыны белән су саркып чыккан җирләр дә бар... Кыскасы – куркыныч!
«Бер дә борчылыр урын юк. Хәтта өстән яңгыр явып торганда да, сулык өстенә кергән бар, хәзер тыпырдап биесәң дә, су астына китмисең инде, чөнки урыны белән бозның калынлыгы 10 сантиметрдан артык», - дип елмая алар.
Кукмарада яшәүче Райнур абый Закировның балыкчылык тәҗрибәсе 45 елдан артып киткән.
«Сазтамак күленә быел беренче килүем. Вак-төяк балыклар эләкте үзе, бер сыйланырга анысы да җитә. Моңарчы Аман-Оштырма суына бардык. Анда кеше дә күп, балыгы да шәп. Чуртан, алабугаларны бер сәгать эчендә әллә ничәне тотасың. Балыкка ел әйләнәсе йөрибез. Кирәк булган барлык мөһим әйберләр дә бар. Бозны тишә торган җайланма үзем белән бергә картая, ялгышмасам, мин аны моннан 37 ел элек сатып алган идем. Бик уңайлы, җайлы. Кышкы буранда балык чиертергә аеруча яратам. Күп кеше: “Салкыннарда су буенда нәрсә калган инде?” – ди. Җаны булган кеше нишләп туңсын. Мин әле өйдәгеләрне дә алып киләм. Боз өстенә палатка корабыз һәм саф һавада ял итеп кайтабыз. Хатыным Анна да балык тотарга ярата. Җәй көне аны үземнән калдырган юк», - ди ул.
Байлангар җирлегендә ике сулык бар. Аның берсе – Нормабашта, икенчесе – Сазтамак авылы янында.
«Моннан берничә ел элек Сазтамак буасында төзекләндерү эшләре алып барылды, яр буйлары, сулыкның төбе чистартылды, суы гомуми күләмнән 70 процентка кадәр төшерелде, балыкчылар өчен дә уңайлыклар тудырылды. Иганәчеләр ярдәме белән буага 30 мең сумлык балык маймычы (молек) җибәргән идек. Алар инде әкренләп үсеп киләләр. Әле шушы көннәрдә бер балыкчы 3,8 килограммлы чуртан тоткан булган. Аның фотосы социаль челтәрләрдә тиз арада таралды да хәзер сулыкта балык тотучылар бермә-бер күбәйде. Узган ел кыш көне биредә “Балыкчылар ярышы” да уздырган идек. Бик күңелле булды. Быел да әлеге бәйгене оештырырга исәп бар. Без балыкчылар арасында һәрдаим төрле аңлату эшләре алып барабыз, Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгабыз. Чөнки җирлек территориясендә сулык булгач, анда иминлекне дә тәэмин итәргә кирәк», - ди җирлек башлыгы Илнар Кәримуллин.
Кайбер балык «җене» кагылучыларның тиешле таләпләрне үтәмәве нәтиҗәсендә, ел саен республикада хәвефле саннар теркәлә. Боз астына төшеп китеп һәлак булучылар хакында да еш ишетергә туры килә.
«Район территориясендә 36 сулык исәпләнә. Сансызлык күрсәтсәң, аларның һәрберсендә хәвеф сагаларга мөмкин. Нократ елгасы ярында урнашкан Лубян, Плаксиха, Татар Толлысы, шулай ук Важашур, Зур Сәрдек һәм Сазтамак авыллары янындагы буалар аеруча зур, аларда әле боз да калын түгел. Билгеле булганча, кеше авырлыгына түзә алырлык куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә - 7 сантиметрдан артык, ә елгаларда 12 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Без бу хакта балалар арасында аңлату эшләре алып барганда да сөйлибез. Балыкчыларга да таләпләр җитди. Исерткеч эчемлек кулланган килеш, тәүлекнең караңгы вакытында, начар һава торышы булганда, боз өстенә керергә ярамый. Балык тотарга баручыларга үзләре белән бер очына авыр әйбер бәйләнгән, ә икенче очына элмәк ясалган 12-15 метрлы бау, озын таяк, киң такта, пычак яисә очлы предмет алырга тәкъдим ителә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, ярдәм кирәк булганда, 101 яисә 112, 8(84364) 2-65-53 номерларына хәбәр итү сорала», - ди янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Кукмарадагы 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хаев.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев